ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рәшит Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премия Рафаэль Ильясовка бирелде

9 октябрь 2018, 19:58 , Фото: архив/Рамиль Гали

Рәшит Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премия Рафаэль Ильясовка бирелде Җырчы, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов татар җыры сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен бүләкләнде.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Җырчы, Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов татар җыры сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткәне өчен Р. Ваһапов исемендәге милли-иҗтимагый премия белән бүләкләнде. Премияне җырчыга Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова тапшырды.

"ТР мәдәният министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән барлык тамашачыларны җыр, моң бәйрәме белән котлыйм. Рафаэль абый, сез бөек шәхес һәм бу премиягә лаек. Зур рәхмәт сүзләребезне белдерәбез, без сезне яратабыз", - диде ул үзенең чыгышында. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10