ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Президент Euroskills призерларына: Россия җыелмасында уйнау хокукын яуларга кирәк

9 октябрь 2018, 18:25 , Фото: tatarstan.ru

Президент Euroskills призерларына: Россия җыелмасында уйнау хокукын яуларга кирәк   Россия һәм Татарстан өчен Эшче һөнәрләре чемпионатының әһәмияте 2013 елгы Универсиада һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатыннан ким түгел.

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Будапештта EuroSkills һөнәри осталык буенча Европа чемпионаты җиңүчеләре Казанда узачак WorldSkills-2019 чемпионатында чыгыш ясау хокукын яуларга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Euroskills җиңүчеләре һәм призерлары алдына бүген шундый бурыч куйды.

Татарстан Президенты 2019 елда Казанның WorldSkills Бөтенроссия чемпионатын кабул итәчәген, аның нәтиҗәләре буенча Россиядә эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатында чыгыш ясау өчен ил җыелмасы оештырылачагын искәртте.

“Әлеге чемпионатта булырга, Россия җыелмасында уйнау хокукын яуларга, үзеңне күрсәтергә, югары бәя алырга кирәк”, - диде Миңнеханов. “Сез республикада гына түгел, Европада иң яхшылары икәнлегегезне күрсәттегез”, - диде Президент.

Торжественная церемония чествования победителей и призеров Euroskills. Проводит Президент РТ Р.Н.Минниханов

Җиңүчеләр белән әңгәмәдә республика башлыгы WorldSkills ил һәм дөнья чемпионатына Казанда план нигезендә төгәл әзерлек баруын җиткерде. “Дөнья чемпионатына әзерлек билгеләнгән график буенча бара. Без инде мәйданнар, күргәзмә комплексы һәм чаралар өчен мәйданнарны әзерләп бетерәбез. Инфраструктура өлешендә әзерлектә бернинди шик юк”, - дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Республика башлыгы Россия һәм Татарстан өчен эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатының әһәмияте 2013 елгы Универсиада һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатыннан һич кенә дә ким түгеллеген аңлатты. “Әлеге вакыйганың әһәмияте ким түгел. Теләсә-кайсы ил һәм төбәк өчен эчтәлеге һәм мәгънәсе ягыннан бераз да калышмый, киресенчә, әле зуррак әһәмияткә ия”, - дип ышаныч белдерде Татарстан Президенты.

  • Россия җыелмасы быел сентябрь аенда Будапештта EuroSkills һөнәри осталык буенча Европа чемпионатын зур җиңү белән төгәлләде. Ил җыелмасы составына Татарстанның алты вәкиле керде. Алар өч алтын һәм бер көмеш медаль яулады.

Президентның Euroskills җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашуында Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, экспертлар, шулай ук Татарстан спортчыларының әти-әниләре катнашты.
Торжественная церемония чествования победителей и призеров Euroskills. Проводит Президент РТ Р.Н.Минниханов
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10