news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

9 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәйданнарның өчтән берендә уңыш җыелган, Татарстан сәүдә-икътисади, фәнни-техник һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшләр булдыра, Корбан Гаетенә әзерлек бара.

Үзбәкстанда Татарстанның “Химград” инновацияләр мәйданы филиалын ачалар/ Татарстан Президенты һәм Ташкент өлкәсе Хакиме Үзбәкстанда Татарстан технополисы филиалын булдыру турында килештеләр.

Песошин Татарстанның авиатөзелеш өлкәсендә ил буенча алдынгылыкны саклап калуын әйтте/ Татарстан Премьер-министры Россия авиаҗитештерүчеләренең IV съезды пленар утырышында чыгыш ясады.

Җыелган ашлык һәм уртача уңыш күләме буенча Зәй районы алда бара/ Республикада бүгенгә игеннәр барлык мәйданның өчтән береннән артыграк өлешендә җыеп алынган.

Казанда Корбан гаете намазы башлану вакыты, корбан чалу урыннары билгеле булды/ Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак.



“Зөләйха күзләрен ача” сериалында Мортаза һәм Упыриха рольләрен уйнаучылар билгеле булды/ Гүзәл Яхина романы буенча язылган сериал август ахырында Пермьдә төшереләчәк.



WorldSkills флагы эстафетасы Тайваньнан Россиягә килде/ Казанга флаг һөнәри осталык буенча 45нче WorldSkills Kazan чемпионаты ачылган көнне – 2019 елның 22 августында килеп җитәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100