ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Җыелган ашлык һәм уртача уңыш күләме буенча Зәй районы алда бара

9 август 2018, 10:53 , Фото: agro.tatarstan.ru

Җыелган ашлык һәм уртача уңыш күләме буенча Зәй районы алда бара Республикада бүгенгә игеннәр барлык мәйданның өчтән береннән артыграк өлешендә җыеп алынган.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). 9 августка булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 478,3 мең гектарда игеннәр җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 32,2 проценты дигән сүз. Җыелган ашлык һәм уртача уңыш күләме буенча Зәй районы алда бара. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар Буа, Чистай, Алексеевск, Сарман һәм Тәтеш районнарында иң зур мәйданда җыеп алынган. Җыелган ашлык һәм уртача уңыш күләме буенча Зәй (40,5 центнер), Сарман (37,3), Нурлат (35,4), Тәтеш (34,3) һәм Әлки (32,1) районнары әйдәп бара.

  • Республика буенча 1366,5 мең тонна ашлык суктырылган. Игенчеләр шулай ук борчак җыюны дәвам итә. Бүгенге көндә 23,3 мең гектар мәйданда 37,8 мең тонна борчак суктырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10