ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Үзбәкстанда Татарстанның “Химград” инновацияләр мәйданы филиалын ачалар

9 август 2018, 20:27 , Фото: tatarstan.ru

Үзбәкстанда Татарстанның “Химград” инновацияләр мәйданы филиалын ачалар
Татарстан Президенты һәм Ташкент өлкәсе Хакиме Үзбәкстанда Татарстан технополисы филиалын булдыру турында килештеләр.

(Казан, 9 август, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Казанда эшләүче “Химград” инновацион мәйданы филиалы Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсендә барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломжон Ибраһимов Казан Кремлендә сөйләшүләр барышында килештеләр.

Миңнеханов Ташкент өлкәсен Үзбәкстан Республикасында әйдәп баручыларның берсе, дип атады. Аның сүзләренчә, өлкә хакиме Гуломжон Ибраһимовның планнары күп.

Сөйләшүләр барышында хезмәттәшлекнең берничә юнәлеше буенча фикер алыштылар. Бу - беренчедән, Татарстанга Ташкент өлкәсеннән күмәртәләп продукция кертү һәм Үзбәкстаннан товарны туры җибәрү структурасын булдыру.

“Икенчесе — “Химград” инновацион мәйданы. Без Үзбәкстан, Ташкент өлкәсе белән уртак филиал булдыруны телибез. Үзбәкстанда, Ташкент өлкәсендә бизнес булдырырга теләүче эшмәкәрләр бар инде. Без идарәчеләрне, технологияне бирәбез. Ташкент өлкәсе шулай ук ярдәм итәр”, - диде Рөстәм Миңнеханов сөйләшүләрдән соң журналистларга.

Ул шулай ук якын арада Татарстан делегациясенең Ташкент өлкәсендә булачагын әйтте. Ул шулай ук Үзбәкстанга эшлекле сәфәр планлаштыра.
Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломжон Ибраһимов Татарстанга ике көнлек эш сәфәре белән килде. Чит ил делегациясе шулай ук “Химград” технополисында булды.

  • Быел май аенда Татарстан Хөкүмәте һәм Ташкент өлкәсе хакимияте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәдә халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрне тормышка ашыру турында килешү имзаланды.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10