news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, Татарстанда бәрәңге уңышын җыялар, “Байгал” фильмы “Киношок” кинофестивалендә катнаша.

Татарстан белән Көнбатыш Казахстан өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды / Сәүдә-икътисади, туристлык һәм судно төзелеше өлкәләрендә хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.

“Байгал” фильмы “Киношок” кинофестивалендә катнаша / XXVII “Киношок” ачык кинофестивале Анапада 2 – 8 сентябрь көннәрендә үтә.

Төрек режиссерлары мөселман кинофестиваленә яшьләрнең аз йөрүләренә борчылуларын белдерде / XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан Мурат Дүзгүноглы һәм Мостафа Кара студентлар белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Уральск шәһәренең Кызыл мәчетендә булды / Әлеге мәчет каршындагы мәдрәсәдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай белем алган.

Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр көтелүе турында кисәтә / Республиканың кайбер районнарында төнлә һәм иртән томан көтелә.

Татарстан Президенты һәм Милли шура рәисе Казахстанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды / Татарстаннан килгән кунакларны Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең шигырьләрен татар һәм казах телләрендә сөйләп каршы алдылар.

Татарстанның тугыз районы бәрәңге уңышын җыеп алырга кереште / Иң зур уңыш Биектау, Арча, Балтач, Алабуга һәм Минзәлә районнарында күзәтелә.

Нәсүр Юрушбаев "Нигез йорт" фильмының прокат киләчәгенә ышана / Кичә Казан кинофестивале кысаларында фильмның премьерасы үтте.

"Яу" татар комедиясе "Мунча ташы" тамашачысына адресланган / "Яу" фильмы Казан кинофестиваленең "Милли конкурс" номинациясендә катнаша.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100