ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Дин

Рөстәм Миңнеханов Уральск шәһәренең Кызыл мәчетендә булды

8 сентябрь 2018, 12:44 , Фото: tatar-congress.org

Рөстәм Миңнеханов Уральск шәһәренең Кызыл мәчетендә булды Әлеге мәчет каршындагы мәдрәсәдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай белем алган.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Президенты бүген, Казахстанга эш сәфәре кысаларында, Уральск шәһәрендә Кызыл мәчеттә булды. Аның белән тарихи бинаны Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та карады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 2006 елда тергезелгән Кызыл мәчет — тарихи бина. 1895-1907 елларда әлеге мәчет каршындагы мәдрәсәдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай белем алган.

Мәчет Гариф хәзрәт Тулбаев исемен йөртә. Ул 1917 елда Казанда Идел-Урал мәдәни-милли автономиясе турындагы декларацияне кабул итүдә катнашкан. Соңрак Мөхәммәтгариф Тулбаев репрессияләнгән һәм 1964 елда аның исеме акланган.

Уральск шәһәрендә һәр ел саен татар халык бәйрәме – Сабантуй зурлап үткәрелә. Казахстанда Сабантуй көнне кунакларның Габдулла Тукай музеена һәм Кызыл мәчеткә керүе матур традициягә әйләнгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10