ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанның тугыз районы бәрәңге уңышын җыеп алуга кереште

8 сентябрь 2018, 14:53 , Фото: agro.tatarstan.ru

Татарстанның тугыз районы бәрәңге уңышын җыеп алуга кереште Иң зур уңыш Биектау, Арча, Балтач, Алабуга һәм Минзәлә районнарында күзәтелә.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай районнарында бәрәңге уңышын җыеп алырга керештеләр. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Быел 6 мең гектар мәйданнан бәрәңге җыеп аласы була. 7 сентябрьга булган мәгълүматлар буенча, 281 гектардан бәрәңге җыеп алынган. Бу фаразланганның 5 процентын тәшкил итә. Бүгенгә 9,1 мең гектардан бәрәңге җыеп алынган.

Татарстан буенча бер гектардан уртача уңыш күләме 323 центнер тәшкил итә. Иң зур уңыш Биектау, Арча, Балтач, Алабуга һәм Минзәлә районнарында күзәтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10