news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсендә эшлекле сәфәрдә, Татарстан мөфтие Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

Казанда Җәмигъ мәчете шәһәр үзәгендә төзеләчәк / Мәчет төзелеше турындагы фикерне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хуплады.

Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар чыгара башлый / Аудиокитаплар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән дөнья күрәчәк.

Үзара салым: күпнеке – күп, азныкы аз була - "Шәһри Казан" газетасы / Елга бер тапкыр түләнә торган үзара салым акчасын нинди максатларга тотасын авыл кешеләре үзләре хәл итә.

Томск өлкәсе губернаторы Рөстәм Миңнехановны «Богашёво» аэропортында каршы алган / ТР Президенты Томск өлкәсе башлыгы белән төбәкләр арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтү чаралары хакында фикер алышырга ниятли.

Васил Шәйхразиев татар халкы стратегиясе турында фикер алышу башлануын әйтте / Кичә фикерләшүдә Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Фәннәр академиясе һәм Халыклар дуслыгы ассамблеясе вәкилләре катнашкан.

“Хозур ТВ” балалар өчен кастинг игълан итә / Кастингка 7-8 яшьлек балалар чакырыла.

Кәҗә асраучыларга тиешле субсидия якын арада таратылачак – авыл хуҗалыгы министрлыгы / “Шәхси хуҗалыкларга акча шушы арада китәчәк”, - диде министр урынбасары Ришат Хәбипов.

Татарстан мөфтие Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте / Рабигыль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай.

Чистай халкы Гаяз Исхакый музеен үз авылында калдыруны сорый / Дәүләт Советы депутаты әйтүенчә, 25 октябрьдә Яуширмәгә баргач, музейның бүгенге хәле турында сөйләшү булган.

Мәскәү татарларының аксакалы Әгъдәс Борһанов 99нчы яшендә вафат / Әгъдәс Борһанов өч йөзләп фәнни хезмәт һәм 15 китап авторы, 98 яшенә кадәр язуын дәвам иткән.

Татарстанда сыер тотучыларга ярдәм чаралары артырга мөмкин / Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов биштән сигезгә кадәр сыер асрый торган мини-ферма төзелешенә ихтыяҗ зур булуын әйтте.

Томск татарлары Татарстан Президентыннан шәһәрдәге Татар бистәсен саклауда ярдәм сорады / «Республикада тарихи-мәдәни мирасны саклауда тәҗрибә зур. Белгечләр җибәрербез, алар сезгә ярдәм итәр», — диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100