ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан мөфтие Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте

8 ноябрь 2018, 16:43 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан мөфтие Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте Рабигыль-әүвәл – ислам дине тарихында зур әһәмияткә ия ай.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бүген кояш баю белән мөселман календаре буенча өченче ай – Рабигыль-әүвәл ае башлана. Аны халыкта Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Мәүлид – туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу айда Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд с.г.в. дөньяга килгән.

"Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Раббыбызның Мөхәммәд Пәйгамбәрне с.г.в. үзенең илчесе, рәсүле итеп җибәрүе – безгә күрсәткән иң зур рәхим-шәфкатедер. Рабигыль-әүвәл Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен искә төшерү ае булып тора.

Дин кардәшләребез арасында Рабигыль-әүвәл ае дәвамында мәчетләрдә, өйләрдә Сөекле Пәйгамбәребезне с.г.в. олылап вәгазьләр уку, мөнәҗәтләр башкару, догалар кылу гадәтләнгән. 

Пәйгамбәребезнең с.г.в. тормышы һәм аның камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора. Аның нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә. Мөхәммәд с.г.в. юлы – кешелек өчен хак юл һәм Кыямәт Көненә кадәр юлыбызны яктыртучы пакь Сөннәт ул.

Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. сөннәтенә ияреп, безгә аның тормышыннан үрнәк алып яшәргә, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп итсен! Мәүлид аенда Пәйгамбәребезгә с.г.в. салаватлар багышларга, бергәләп догалар кылырга язсын!" - диелгән мөфтинең мөрәҗәгатендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10