ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“Хозур ТВ” балалар өчен кастинг игълан итә

8 ноябрь 2018, 13:20 , Фото: dumrt.ru

“Хозур ТВ” балалар өчен кастинг игълан итә Кастингка 7-8 яшьлек балалар чакырыла.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). “Хозур ТВ” мөселман телеканалы тапшырулар циклы алып бару өчен балалар өчен кастинг игълан итә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кастингка 7-8 яшьлек балалар чакырыла (1-2 сыйныф).

Кастингта катнашу өчен, катнашучы турында кыскача мәгълүмат һәм телефон номерын күрсәтеп, гаризаны һәм баланың рәсемен 20 ноябрьгә кадәр “Кастинг дети” тамгасы белән tv@huzur.ru почтасына җибәрергә кирәк. Төп таләп – яше туры килү.

Анкеталарны алганнан соң, телеканал белгечләре катнашучылар белән элемтәгә керәчәк һәм 26 ноябрьдә Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт адресында узачак кастингның икенче этабына чакырачаклар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10