news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

8 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Пасха бәйрәме белән котлады, Камал театры I Россия Йон Фоссе фестивалендә катнашты, Әлмәт көрәшчесе Хаҗга юллама белән бүләкләнде.

Рөстәм Миңнеханов Бахрейн ислам банкы җитәкчесен Татарстанга чакырды / Рөстәм Миңнеханов Хәсән Әмин Джаррарга Татарстанның икътисади потенциалы турында сөйләде.

Һәр мөхәррир иртәгә эштән китәргә әзер булырга тиеш - Римзил Вәлиев / Ирекле журналист фикеренчә, редакторлар эш урыннарын югалтудан курыкмаганда гына нәтиҗәле эшли ала.

Консерватория студенткасын опера солистларына тиң дип бәяләделәр / Консерватория профессоры Зилә Сөнгатуллина Сөмбел Ситдыйкованы музыкаль яктан да, тавыш ягыннан да чын профессионал дип саный.

Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавы / Барлык традицион диннәргә бертигез дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтелә торган күпмилләтле республикабызда бу бәйрәмне аеруча тантаналы итеп билгеләп үтәләр.

Төмән татарлары Ямбай музеенда “Яз! Яз килә!” бәйрәме оештырган / Турай һәм Ямбай авылында яшәүче татар әбиләре белән 8 Март, Әмәл, Нәүрүз бәйрәмнәрен билгеләп, тарихларын искә төшерү өчен очрашу ясаганнар.

Әлмәт көрәшчесе Хаҗга юллама белән бүләкләнде / Татарстан Диния Нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Х мөселман яшьләре турниры узды.

Норвегиянең Мәскәүдәге илчелеге үз классигы әсәренең татарча яңгырашын югары бәяләде / Камал театры коллективы кичә I Россия Йон Фоссе фестивалендә үзенең "Җәйнең бер көнендә" спектаклен күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100