ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстанның экология тәрбиясе юнәлешендәге иң алдынгы мәктәбе билгеле булды
"Күгәрченнәр белән кызыклы һәм маҗаралы аралашу" хәйрия акциясе Спас районында дәвам итте
Эльмира Шәрифуллинага Татарстан Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды
Әтнәнең балалар бию төркемнәре республика һәм ил күләмендә таныла
Рөстәм Миңнехановка гражданлык белеме буенча халыкара тикшеренү нәтиҗәләрен җиткерделәр

Рәсми Татарстан

Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавы

8 апрель 2018, 09:00

Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавы
Барлык традицион диннәргә бертигез дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтелә торган күпмилләтле республикабызда бу бәйрәмне аеруча тантаналы итеп билгеләп үтәләр.

(Казан, 8 апрель, "Татар-информ"). Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлавы.

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның Яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Пасха – нурлы бәйрәм. Дин тотучылар аны яз белән бергә каршы ала, бу көннәрдә христианнарның йөрәгендә иман көче, шәфкать-мәрхәмәт һәм яратуның олы кодрәтенә инану тагын да арта һәм ныгый. Пасха кешеләргә якты өметләр, күтәренкелек, көч-дәрт бүләк итә, игелекле гамәлләргә рухландыра.

Илебездә православиенең бик күп гасырлык тарихы бар һәм шушы вакыт эчендә Христосның яңадан тууын бәйрәм итү халыклар рухи мәдәниятенең аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Шагыйрьләр, язучылар, әдипләр Пасха уңаеннан гүзәл сәнгать әсәрләре иҗат итте. Мәшһүр Фёдор Тютчев, мәсәлән, аны «бөек көн, нурлы бәйрәм» дип атый.

Барлык традицион диннәргә бертигез дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтелә торган күпмилләтле республикабызда бу бәйрәмне аеруча тантаналы итеп билгеләп үтәләр. Моңа православие җәмгыятенең вакыйгаларга бай тормышы, шулай ук диннәр арасындагы багланышларның үсеше һәм дәүләт белән дини оешмаларның элемтәләре ныгу сизелерлек йогынты ясый.

Пасха – тынычлыкка һәм татулыкка Илаһтан иңдерелгән өндәү ул. Хәзерге четерекле заманда бу аеруча актуаль яңгырый. Бүген безнең һәрберебез, милләтенә һәм диненә карамастан, сугышларның тынуын, бөтен Җир шарында гаделлек һәм иминлек урнашуын тели.

Христосның яңадан туу бәйрәме дин тотучыларның иң бөек хакыйкатькә ирешүгә, камилләшүгә һәм үзара аңлашуга омтылышын тагын да көчәйтер дип ышанам.
Ихлас йөрәктән сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, бәхет һәм муллык телим!


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10