ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Резеда Хәева: Спиртлы эчемлекләр куллану кешедә 60 төрле авыру китереп чыгарырга мөмкин
Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат
Зөһрə Шəрифуллина: Татар шəхеслəренең исемнəрен агач утыртып кына да мəңгелəштереп була
Татарстанның Яшел Үзән районында тепловозга ут капкан

Дин

Әлмәт көрәшчесе Хаҗга юллама белән бүләкләнде

8 апрель 2018, 14:35 , Фото: saby-rt.ru

Әлмәт көрәшчесе Хаҗга юллама белән бүләкләнде Татарстан Диния Нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча Х мөселман яшьләре турниры узды.

(Казан, 8 апрель, “Татар-информ”). Чаллы шәһәрендә кичә кич Татарстан республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча унынчы мөселман яшьләренең турниры узды. Ярышларда республика районнарыннан һәм шулай ук Башкортстаннан йөздән артык спортчы катнашты. Бу хакта "Саба таннары" сайты хәбәр итә.

Аерым алганда, татарча көрәш буенча 63 көрәшче бил алышса, кул көрәше буенча 42 спортчы көч сынашты. Алар барысы да, ярышлар башланыр алдыннан, намаз уку тәртибен белү буенча тест узды. Бу - ярышларда катнашуның төп шарты булып торды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Диния нәзарәте кубогына командалар арасында, Әлмәт командасы лаек булды. Иң олы бүләккә — Хаҗга юлламаны исә, үз үлчәү авырлыкларында беренче урынны яулаган көрәшчеләр һәм кул көрәштерүчеләр арасында җирәбә юлы белән Әлмәт көрәшчесе Айрат Сәмигуллин лаек булды.

Айрат Сәмигуллин көрәш җәмәгатчелегендә танылган. Ул үзе Оренбург якларыннан. Ләкин соңгы елларда рәсми ярышларда Әлмәт командасы өчен көрәшә.

Командалар беренчелегендә икенче урында - Чаллы көрәшчеләре, өченче урында - Саба һәм Балтач командалары.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10