Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
6 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
"Алабуга" МИЗда яңа завод ачылды, тарихи җирлекләрдәге төзелеш проектлары Президент бәясен алды, 2018 ел уңышын җыю төгәлләнә, Ч.Хаматова Лаешка килә.
Р.Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасында бөгелүчән төрү материаллары җитештерү заводы ачты/ “Данафлекс-Алабуга” яңа предприятиесе 280 эш урыны булдыру мөмкинлеген бирә.
Татарстан Президенты тарихи җирлекләрдәге яңа төзелеш проектларына бәя бирде/ Бүген Рөстәм Миңнеханов рәислегендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Минтимер Шәймиев Болгардагы аз керемле гаиләләрнең мәктәп укучыларына бүләкләр тапшырды/ Татарстанда “Кешелекнең мәдәни төрлелеген саклауда БМО һәм ЮНЕСКО оешмасының роле” темасына түгәрәк өстәл ачылды.
Рафис Борһанов: Татарстанда тел, мәдәният, мәгариф беренче урында тора/ ТР мәгариф һәм фән министры ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәпләре эшчәнлегенә багышланган форумда катнашучыларны сәламләде.
Татарстан районнарында бөртекле культуралар уңышын җыю төгәлләнеп килә/ Нурлат, Зәй, Чүпрәле, Спас, Азнакай, Әтнә, Аксубай, Сарман, Тәтеш районнары бөртеклеләрне җыеп бетергән.
Ильяс хәзрәт Җиһаншин Яңа Татар бистәсе зиратының юл күрсәткечен төзеде/ Юл күрсәткечнең төп максаты – Яңа Татар бистәсе зиратын кешеләр өчен уңайлы итү, диде Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры.
Ч.Хаматова һәм А.Бәширов “Зөләйха күзләрен ача” фильмын төшерү өчен Лаешка килә/ Фильмны 25 августта Пермь краенда төшерә башладылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз