ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ильяс хәзрәт Җиһаншин Яңа Татар бистәсе зиратының юл күрсәткечен төзеде

6 сентябрь 2018, 17:32 , Фото: Салават Камалетдинов

Ильяс хәзрәт Җиһаншин Яңа Татар бистәсе зиратының юл күрсәткечен төзеде Юл күрсәткечнең төп максаты – Яңа Татар бистәсе зиратын кешеләр өчен уңайлы итү, диде Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры.

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Яңа Татар бистәсе зиратының юл күрсәткечен төзеде. “Юл күрсәткечнең төп максаты – Яңа Татар бистәсе зиратын кешеләр өчен уңайлы итү”, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

  • Казанның Яңа Татар бистәсе зираты — XVIII гасырның урталарында Яңа Татар бистәсе белән бер үк вакытта барлыкка килгән зират. Яңа Татар бистәсе Казандагы мөселман халкын чукындыру барышында һәм аларның мәчетләрен җимергәндә җирле хакимиятнең Лука Канашевич җитәкчелегендә татарларны Иске Татар бистәсеннән күчерүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Берникадәр дәрәҗәдә моңа шулай ук шәһәрдә килеп чыккан янгын да сәбәп була. Бу зиратта татар мәдәниятенең мәшһүр эшлеклеләре күмелгән.

Яңа Татар бистәсе зираты юл күрсәткечен булдыру эшләре 2004 елда башланган. Ильяс хәзрәт Җиһаншин юл күрсәткечне төзергә булышкан дин әһелләрен әйтте. “Тарихи китаплардан файдаланырга ТР Фәннәр академиясеннән Радик Салихов ярдәм итте. Шулай ук үз вакытында Яңа Татар бистәсе зиратында директор булып эшләгән Роберт хаҗи Вәлиевны аерып әйтәсем килә. Ул безгә карталарны табарга, билгеләрне ясарга нык булышты. Белгеч буларак, ул тулысынча каберстанда кемнең кайда җирләнгәнен дә белә, чөнки кечкенәдән үк Татар Бистәсе җирлегендә үскән. Әлеге эшне башкарганда аның роле чыннан да зур булды, һәм ул һәрвакыт безгә ярдәмгә килде. Безнең мәдрәсә остазларыннан Зөлфәт хәзрәт Мингалиевны әйтер идем.

Хәзерге вакытта каберлекләр архивларда 10 ел каралмасалар, юкка да чыгарга мөмкиннәр. Каберлекләрне барлар өчен, аларны барыбер архивлардан карарга, эзләп табарга кирәк. Без әлегә хәтле 80нән артык кешене исемнәре белән генә куя идек, хәзер инде халыкка мәгълүмрак булсын өчен, ул кешеләрне сурәтләре белән, кабер ташларына юл күрсәтеп куябыз. Гади кеше өчен Яңа Татар бистәсе зиратында йөрергә уңайлырак булсын өчен эшләнгән эш инде бу”, - диде Ильяс хәзрәт Җиһаншин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10