ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Рафис Борһанов: Татарстанда тел, мәдәният, мәгариф беренче урында тора

6 сентябрь 2018, 14:51 , Фото: Рамиль Гали

Рафис Борһанов: Татарстанда тел, мәдәният, мәгариф беренче урында тора ТР мәгариф һәм фән министры ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәпләре эшчәнлегенә багышланган форумда катнашучыларны сәламләде.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстанда тел, мәдәният, мәгариф беренче урында тора. Бүген ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәпләре эшчәнлегенә багышланган форумда шушы фикерен әйтте.

“Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән форумда катнашучыларны сәламләргә рөхсәт итегез. ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәпләр проекты уңышлы гына эшләп килә. Билгеле булганча, ул 182 илдән 11 оешманы берләштерә. Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча берләшкән милләтләр оешмасы балалар бакчасы, мәктәпләргә зур игътибар бирә. Әлеге проект яңа инновацияле алымнар, педагогик метод һәм программалар белән эшләргә мөмкинлек тудыра. Татарстанда бу уникаль проект кысаларында ТИСБИ идарә университеты эшли һәм анда 3 төрле программа булдырылган. Алар “Халыкара ЮНЕСКО кафедрасы”, “ТИСБИ-юниор” һәм “ЮНЕСКОның Ассоциацияләшкән мәктәбе”. ТИСБИ идарә университеты ректоры Нэлла Прусс ЮНЕСКО халыкара кафедрасы мөдире булып тора", - диде ул.

Министр сүзләре буенча, әлеге чараның Татарстанда узуы зур әһәмияткә ия. "Бездә тел, мәдәният, мәгариф беренче урында тора. Безнең мәктәпләрне карарга һәм андагы эш барышы белән танышырга мөмкин. Бу очрашуга тәҗрибә тупларга, яңа проектлар белән танышырга җыелдык. Барыгызга да актив булганыгыз, әлеге форумда катнашырга теләк белдергәнегез өчен рәхмәт сүзләрен ирештерәм”, - диде Р.Борһанов чыгышында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10