news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

6 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Зур Концертлар залында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы картингчыларны бүләкләде.

Рөстәм Миңнеханов укытучыларга: Сез иң авыр, әмма кирәкле һөнәр сайлагансыз / Зур Концертлар залында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Камил Исхаков: Тузган торактан күчерү программасын башка бер җирдә дә кабатлый алмыйлар / Программаның төп критерие - кешеләрне күчерү, ә торак тапшыру түгел, дип билгеләп үтте Казанның экс-мэры.

Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган флешмобка Зәмирә Рәҗәпова кушылды / Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

Ангелина Вовк: Татарстан җитәкчелеге алдында балаларга игътибарлы мөнәсәбәт өчен баш иям / Күренекле кино актрисасы республика укытучыларын һөнәри бәйрәм белән тәбрикләде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы картингчыларны бүләкләде / Картинг белән шөгыльләнүче яшьләр үзләренә бик мөһим булган спорт рухы алалар, диде Президент.

Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Япониядә дөнья рекордын яңартты / Европа командасы өчен чыгыш ясаган 16 яшьлек фигуралы шуучы ирекле программа өчен 159,18 балл җыйды.

Быел Болгар ислам академиясе абитуриентлардан 240 гариза алган / Бүген югары уку йортында 115 студент белем ала.

2019 елда гамәлгә керәчәк закон буенча бакчачылык кишәрлегендә торак йорт төзергә ярый / Яңа федераль закон бакчачылык иптәшлекләре белән яшелчәчелек иптәшлекләре арасындагы аерманы да билгели.

Зәйдә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында конфликт буенча рәсми мәгълүмат чыкты / Татарстан Спорт министрлыгы билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында булган вазгыятьне контрольдә тота.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100