ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Зәйдә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында конфликт буенча рәсми мәгълүмат чыкты

6 октябрь 2018, 15:04 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Зәйдә билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында конфликт буенча рәсми мәгълүмат чыкты Татарстан Спорт министрлыгы билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында булган вазгыятьне контрольдә тота.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Зәй шәһәрендә уза торган билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында спортчылар катнашында конфликт булды. Калмыкия белән Карачай-Черкес республикалары җыелма командалары вәкилләре арасында көрәш вакытында  аңлашылмаучанлык чыкты һәм алар сугыша башладылар. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар конфликтны тиз туктата алган, анда катнашучылар һәм янәшәдәгеләр имгәнүләр алмаган.

Ярышлар урынына килгән эчке эшләр органы вәкиле ике команда вәкилләре блән дә сөйләште. Бүген командалар тамашачыларга конфликт бетерелде һәм бер-берсенә дәгъвалары булмавын белдерделәр.

Бәрелеш инициаторлары булган спортчыларга килгәндә, алар икесе дә бу көннәрдә Зәйдә уза торган ярышлардан алынган һәм дисквалификацияләнгән, ярышларда катнашу хокукыннан мәхрүм ителгән.

Татарстан Спорт министрлыгы билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында булган вазгыятьне контрольдә тота һәм спортчыларны бер-берсенә хөрмәт белән карарга, үз көчләрен келәмдә күрсәтергә чакыра.

Без спорт кешене физик яктан гына түгел, рухи яктан да үстерергә сәләтле, дип саныйбыз. Без спортчыларның бер-берсенә һөҗүм итүләренә каршы һәм шелтә белдерәбез, диелгән министрлык хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10