ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Камил Исхаков: Тузган торактан күчерү программасын башка бер җирдә дә кабатлый алмыйлар

6 октябрь 2018, 16:05 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов, Рамиль Гали

Камил Исхаков: Тузган торактан күчерү программасын башка бер җирдә дә кабатлый алмыйлар Программаның төп критерие кешеләрне күчерү, ә торак тапшыру түгел, дип билгеләп үтте Казанның экс-мэры.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Диана Авакян). Казанда гамәлгә ашырылган авария хәлендәге һәм тузган торактан күчерү программасын Россиядә дә, башка җирдә дә кабатлау мөмкин түгел. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга Казанның элеккеге мэры Камил Исхаков сөйләде.

“Бу эшне төгәлләгәч, ничек килеп чыгуын күзәтәм. “Батырлык” сүзен кулланасым килми, әмма мондый программаны Россиядә беркем гамәлгә ашырмады һәм ашырмаячак та. Ә чит илдә бигрәк тә. Анда андый нәрсә бөтенләй юк”, - дип билгеләп үтте Исхаков.

Ул программаның төп нәтиҗәсен белдерде: "Хакимият авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне үзгәртә алды, - диде. - Алар яңа буын казанлылар өчен шартлар булдыра алды".

“Күз алдыгызга китерәсезме, без 100 мең кешене күчердек. Йорт тапшырылгач түгел, ә кеше яңа торакка күчкәч кенә программаны үтәлгән дип санадык”, - диде Камил Исхаков.

  • Интервьюның тулы варианты sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне “Татар-информ” агентлыгының ютуб каналында карарга мөмкин булачак. Интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18:30 сәгатьтә карый алачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10