news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

6 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов, М.Шәймиев Пушкин һәйкәленә чәчәк салды, Россиядә 355 рәсми Сабан туе була, Р.Борһанов рус теленнән БДИ нәтиҗәләрен югары булыр ди.

Казанда “Тоталь диктант”ны оештыручыларны һәм “биш”ле билгесенә язучыларны бүләкләделәр / “Татар-информ” агентлыгын Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Рус теле көне һәм Пушкинның 219 еллыгы белән котлады / "Кешелекнең иң югары идеалларын саклау безнең өчен гаять мөһим", - диелгән Татарстан Президенты мөрәҗәгатендә.

Республикалар милли дәүләт телләрен укыту программасының мәҗбүри өлешендә калдыра алачак / Дәүләт Думасы карамагындагы эшче төркем милли телләрне укыту буенча закон проектына төзәтмәләрне 8 июньдә раслаячак.

Татарстанның һәр икенче татар авылында Сабан туе үткәрелми / "Инвесторы булган, фермеры булган, беркадәр көче булган кайбер районнар 14 авылга бер Сабан туе оештыралар", - ди Фәнзилә Җәүһәрова.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Г.Камал исемендәге театр / Чемпионат чорында татар театрында 11 спектакль күрсәтеләчәк.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды / Татарстанда Рус теле көненә һәм Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган чаралар уза.

М.Айтуганова М.Бәшәровны “Мулла” фильмына чакыруына үкенүен әйтте - "Хезмәткә дан" / Кичә Баулыда Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында татар телендә “Мулла” фильмын күрсәткәннәр, төшерү төркеме вәкилләре белән очрашканнар.

Спорт министры урынбасары Сабан туенда көрәшү хатын-кызларга килешми дип саный / Хатын-кызларны чыгарып, шоу ясап, көрәшне кешегә кызык мәзәк булсын өчен генә уздыруны мин дөрес дип санамыйм, ди Хәлил Шәйхетдинов.

Быел Россия Федерациясендә 355 рәсми Сабан туе үткәреләчәк / Аерым статуска ия булган Сабан туеның көннәре билгеле.

Р.Борһанов рус теленнән БДИ нәтиҗәләрен югары булачак дип саный / Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын 16 мең укучы тапшырыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100