ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Спорт министры урынбасары Сабан туенда көрәшү хатын-кызларга килешми дип саный

6 июнь 2018, 16:54 , Фото: Султан Исхаков

Спорт министры урынбасары Сабан туенда көрәшү хатын-кызларга килешми дип саный Хатын-кызларны чыгарып, шоу ясап, көрәшне кешегә кызык, мәзәк булсын өчен генә уздыруны мин дөрес дип санамыйм, ди Хәлил Шәйхетдинов.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәшү хатын-кызларга килешми дип саный. Хатын-кызларны чыгарып, шоу ясап, көрәшне кешегә кызык мәзәк булсын өчен генә уздыруны мин дөрес дип санамыйм, диде ул Хәлил Шәйхетдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.

“Хатын-кызлар нәфис гимнастика, фигуралы шуу, йөзү, волейбол – җиңел уеннар белән шөгыльләнергә тиеш. Кызларга мин инде министрлыкта спортка җавап бирә торган шәхес буларак болай дип әйтергә тиеш тә түгел, ләкин мин үзем инде бүген хатын-кызларның бокс ярышларында катнашуларын, бокс белән, авыр атлетика белән шөгыльләнүләрен өнәп бетермим. Ул спорт төрләре хатын-кызларга авыррак, килешеп бетмидер дип әйтәм. Миңа, бу өлкәдә җавап бирүче шәхес буларак, алай әйтергә ярамый. Әмма мин әти буларак, ир-егет буларак шундый фикердә. Хатын-кызларны чыгарып, шоу ясап, көрәшне кешегә кызык, мәзәк булсын өчен генә уздыруны мин дөрес дип санамыйм”, - диде Хәлил Шәйхетдинов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10