ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Россия җыелмасы Мисыр командасын җиңде
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды

Фән һәм мәгариф

Рәфис Борһанов рус теленнән БДИ нәтиҗәләрен югары булачак дип саный

6 июнь 2018, 13:48 , Фото: Александр Эшкинин

Рәфис Борһанов рус теленнән БДИ нәтиҗәләрен югары булачак дип саный Быел Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын 16 мең укучы тапшырыр дип көтелә.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан буенча быел бердәм дәүләт имтиханын уналты мең укучы тапшырачак. Республикада рус теле буенча нәтиҗәләр югары булыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан республикасының Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов сөйләде.

“Быел да Татарстанда бердәм дәүләт имтиханы нəтиҗəлəре югары булыр дип ышанам. Бу бер көндə генə эшләнә торган эш түгел. Безнең укытучылар дистә еллар буена белем бирәләр, аларның тәҗрибәләре бар. Ике телле республика булуына карамастан, рус теле буенча бездә һəрвакыт югары күрсәткечләр.

Әлбәттә, күп телләр белүне зыянлы дип санамыйм. Минемчә, биш телне белсәләр дә, ун телне белсәләр дә, аның килəчәктә ярдәме чыга”, - дип белдерде Рәфис Борһанов.

Рәфис Борһанов сүзләренчә, быел Татарстанда БДИны 16 мең укучы тапшырачак. “Дөрес, статистика үзгəреп тора, демография буенча əле балаларның саны кимеми. Бәлки, киләчәктә бу саннар үзгәрергә мөмкин”, - диде ул.

“Оештыру мәсьәләләренә килгәндә, хилафлыклар булмады. Регламентлар буенча, 45 минут эчендə без имтиханны башларга тиеш, барысы да үтәлде”, - диде Рәфис Борһанов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10