news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

6 декабрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

В.Путин Президент сайлауларында катнаша, 2018 ел - Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы, Н.Әхмәдуллина укучылары Эстониягә халыкара бәйгегә бара.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты сайлауларында Владимир Путин кандидатурасын хуплады./ Бүгенге гади булмаган шартларда без барыбыз да берләшергә һәм илнең булачак Президентына ярдәм күрсәтергә тиешбез, дип белдерде ТР Президенты.



Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел – Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы, дип билгеләнде./ Галимне фикер иясе, ислам дөньясында дан казанган шәхес, бөек реформатор, олуг мәгърифәтче, дип бәялиләр, диде Камил Сәмигуллин.



Милли Шура татар халкы үсешен тәэмин итү стратегиясе буенча эшләячәк – Васил Шәйхразиев./ Бөтендөнья татар конгрессының максаты – һәр татар кешесенә барып җитеп, аны татар телен, гореф-гадәтләрен саклауга өндәү.



2018 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы - төрек шәһәре Кастамону./ Төрки дөньяда 2018 ел – төрки халыкларның күренекле шәхесләре - Гара Гәрәев, Магҗан Җумабаев һәм Чыңгыз Айтматовны искә алу елы.

"Татар-информ" корреспонденты – "Ришвәтчелек: журналист карашы" бәйгесе җиңүчеләре сафында./ Лилия Локманова (Хәсәнова) "Интернет-басмаларда ришвәтчелеккә каршы мәкаләләрнең иң яхшы сериясе" номинациясендә икенче призга лаек булды.



Эстония фестивалендә 1200 бала арасында Казаннан Н.Әхмәдуллина укучылары да чыгыш ясый./ "Тиктормаслар дусларын чакыра” халыкара бәйге–фестивалендә Эстония, Россия, Белорусcия һәм Латвиядән 47 коллектив чыгыш ясаячак.




 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100