ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Фәрит Мөхәммәтшин пенсионерларга: Үземне сезнең оешмада дип саный башлыйм
Роберт Миңнуллин: Татар балалар әдәбиятында торгынлык чоры. Яңача язасы килә
“Әкият” курчак театры 82 яңа ел тамашасы күрсәтәчәк
WorldSkills флагы космоска китә
"Татар җыры" эстрада фестивале җиңүчеләре билгеле - исемлек

Дин

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел – Шиһабетдин Мәрҗани елы, дип билгеләнде

6 декабрь 2017, 18:18 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел – Шиһабетдин Мәрҗани елы, дип билгеләнде Галимне фикер иясе, ислам дөньясында дан казанган шәхес, бөек реформатор, олуг мәгърифәтче, дип бәялиләр, диде Камил Сәмигуллин.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани елы буларак игълан ителде. Бу хакта бүген Казанның Галиев мәчетендә массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре белән очрашуда Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде. 

Встреча, муфтия РТ Камиля Самигуллина с журналистами

Журналистлар белән очрашу чәй табыны янында узды. Мөфти каләм әһелләренә республикада ислам үсеше һәм мөфтиятнең татар рухи мирасын саклауга юнәлдерелгән башлангычларын һәм проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре турында сөйләде. Күбрәк сүз татар теле мәсьәләләре хакында барды.

“2018 елны Ш.Мәрҗани елы итеп игълан итәбез, – диде Камил Сәмигуллин. – Татар дин галименең 200 еллыгына төрле конференцияләр, дини чаралар оештырырга ниятлибез. Ш.Мәрҗани үз заманында татар теленә зур игътибар күрсәткән шәхес. Төрле очрашу, әңгәмәләрдә еш кына “мин рус түгел, миңа татарча гына сөйләгез”, дия торган булган. Русча язылган элмә такталарны күреп: "Нишләп татарчасы юк?” – дигән шелтәләрен дә җиткерә торган була. Дин галименең абруе Россия белән генә чикләнмәгән. Аның хезмәтләрен чит илләрдә дә өйрәнгәннәр”.

Встреча, муфтия РТ Камиля Самигуллина с журналистами

Очрашу барышында ана теле турындагы фикерләрен сөйләгәндә, мөфти чеченнарны да уңай яктан телгә алып узды. Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләренең татар телендә узуы, туган телне саклау максатыннан оештырылган һәм алдагы көннәрдә тормышка ашачак проектлар белән дә таныштырды.

Белешмә өчен: Ш.Мәрҗани – XIX гасырда татарның рухи хәятендә тирән борылыш ясаган, уяну-яңарыш дәверенә – ренессанска юл ачкан титаник шәхес. Галимне фикер иясе, милли мәдәният, ислам дөньясында дан казанган шәхес, бөек реформатор, энциклопедист галим, олуг мәгърифәтче, дип бәялиләр. 

Встреча, муфтия РТ Камиля Самигуллина с журналистами

Встреча, муфтия РТ Камиля Самигуллина с журналистами

Встреча, муфтия РТ Камиля Самигуллина с журналистами

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр