news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

4 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстан көрәшчеләре Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарында катнаша, Казанда халыкара мөселман киносы фестивале ачылды.

Казанда Ирина Алферовага милли бизәкле муенса бүләк иттеләр / Танылган киноактриса Казан кинофестивалендә катнаша.

Татарстан көрәшчеләре Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарында катнаша / Ярышларда республика данын 45 көрәшче яклый.

Фәрит Мөхәммәтшин кинематографларның Казан кинофестиваленә әйләнеп кайтуын уңыш дип саный / Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасы булды.

Р.Борһанов Татарстанда ике телне камил белгән кадрлар әзерләнә башлавын әйтте / Без әлегә КФУ кысаларындагы аерым структур бүлекчә турында сүз алып барабыз, киләчәктә институт булачак, диде Татарстан мәгариф министры.

Казанда нефть, газ һәм химия предприятиеләренең халыкара күргәзмәсе ачылды / Экспозицияләр Татарстан нефть, газ һәм химия форумы кысаларында оештырылды.

Иртәгә Марат Бәшәров Казан тамашачысына “Мулла” фильмын тәкъдим итә / XIV Халыкара мөселман киносы фестивалепрограммасының төрле номинацияләрендә Татарстан режиссерлары төшергән 16 фильм катнаша.

1200 татар теле укытучысы яңа уку елыннан башка фәннәрне укыта - Роза Шәяхмәтова / Педагоглар яңа белгечлек алу өчен, профессиональ белем күтәрү программасы буенча укып, диплом алган.

Менделеевск районында Белоруссиянең газ-моторлы комбайнын сыныйлар / “Гомсельмаш”та җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын Татарстан аграрийларына тапшыралар.

Р.Миңнеханов: "Татнефть” нефть чыгару процессын цифрлаштыруның югары нәтиҗәлеген күрсәтте / Казанда "Геологик корылышны һәм эшкәртү процессларын модельләштерү – нефть-газ ятмаларын уңышлы үзләштерү нигезе" халыкара конференциясе булды.

Католиклар делегациясе вәкилләрен Татарстанда мөселман белем бирү системасы кызыксындыра / Архиепископ Челестино Мильоре җитәкчелегендәге католиклар делегациясе белән очрашуда сүз республика мөфтияте эшчәнлеге турында барды.

Оренбург татарлары шәһәрнең 275 еллыгына милли ядкарьләрне тәкъдим иткән / Чара кунаклары өчен татар милли кул эшләнмәләре күргәзмәсе, концерт программасы, экспозицияләр әзерләнгән.

Казан укучысы Кытайда халыкара олимпиадада алтын медаль яулавын IT-лицее уңышы дип саный / Халыкара математика олимпиадасы Кытайның Чэнду шәһәрендә 11 - 16 августта узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100