ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов: "Татнефть” нефть чыгару процессын цифрлаштыруның югары нәтиҗәлеген күрсәтте

4 сентябрь 2018, 17:53 , Фото: tatarstan.ru

Р.Миңнеханов: Казанда "Геологик корылышны һәм эшкәртү процессларын модельләштерү – нефть-газ ятмаларын уңышлы үзләштерү нигезе" халыкара конференциясе булды.

(Казан, 4 сентябр, "Татар-инфом"). "Татнефть” ГАҖ тәҗрибәсе нефть чыгару процессларын цифрлаштыруның югары нәтиҗәлелеген күрсәтте. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Геологик корылышны һәм эшкәртү процессларын модельләштерү – нефть-газ ятмаларын уңышлы үзләштерү нигезе" халыкара фәнни-гамәли конференциясендә шул фикерен әйтте. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татарстан нефтьчеләренә хезмәттәшләр тәҗрибәсе дә кызык, без хезмәттәшлек итү яклы", - дип аңлатты ул бүгенге конференция темасын.

Илдәге төп нефть чыгару ятмаларында нефть чыгару күләме кими бара, шул ук вакытта калдык запаслар сыйфаты да кими, диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, дөньядагы алдынгы нефть компанияләре интеллектуаль ятмалар булдыру мәсьәләсен хәл итәләр.

Чара Россия фәннәр академиясе, Татарстан фәннәр академиясе һәм "Татанефть" ГАҖ катнашында үткәрелә. Конференциядә 8 илдән 400дән артык белгеч катнаша һәм 122 доклад тәкъдим ителә.

Пленар утырышның беренче өлешен ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альерт Кәримов үткәрде.

Чарада шулай ук Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Алексей Алешин, Россия фәннәр академиясенең Себер бүлеге рәисе урынбасары Ренад Сәгъдиев, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе генераль директоры Игорь Шпуров, Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль чыгыш ясадылар.

Конференциядә Швейцария, Франция, Кытай, Нидерланд, Абу-Даби белгечләре чыгыш ясады. "Татнефть" компаниясе дә берничә доклад тәкъдим итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10