ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Фәрит Мөхәммәтшин кинематографларның Казан кинофестиваленә әйләнеп кайтуын уңыш дип саный

4 сентябрь 2018, 20:14 , Фото: Рамиль Гали, Ольга Голыжбина

Фәрит Мөхәммәтшин кинематографларның Казан кинофестиваленә әйләнеп кайтуын уңыш дип саный "Пирамида" залында Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасы бара.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашучы кинематографлар берничә елдан яңа фильмнары белән кабат Казанга әйләнеп киләләр - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моны фестивальнең зур уңышы дип саный.

Бүген Казан халыкара мөселман киносы фестивале ачылу тантанасында катнашучыларны һәм тамашачыларны, Татарстан Президенты исеменнән, Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул тантанада катнашучы Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка, ЮНЕСКО генераль директоры булып торган җәмәгать эшлеклесе Ирина Боковага, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә сәламнәрен җиткерде.

"Минем бу кинофестивальдә беренче катнашуым түгел. Һәр очрашуга шатмын. Бүген бу залда утырган Ирина Алферованы, Эммануил Виторганны, Марат Бәшәровны сәламлим. Кинофестивальдә бер катнашкан кинематографлар яңа фильмнары белән әйләнеп кайталар. Быел кинофестиваль гаризалар саны буенча рекорд куйды - алар меңгә якынлашты. Беренче фестивальдә журналистлар 92 булса, хәзер алар 300дән артык", - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Казан кинофестивале кысаларында кинофестиваль директорлары форумы уздырылуын да искәртте.

Фестиваль кунакларын Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО генераль директоры булып торган җәмәгать эшлеклесе Ирина Бокова, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сәламләде.

Быел төрле номинацияләрдә унбиш статуэтка өчен көч сынашачаклар. Кинофестиваль ачылу тантанасы милли киемле кызларның әлеге сыннарны тәкъдим итүеннән башланып китте.

Тантананы актриса Наталья Кромушкина белән татар артисты Искәндәр Хәйруллин алып бара. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10