Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
25 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Садри Максуди һәйкәленә чәчәкләр салдылар, Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар.
Татарстанда 1 млн гектардан күбрәк мәйданда игеннәр суктырылган / 2,7 млн тоннага якын бөртекле ашлык амбарларга керде, Татарстан буенча уртача уңыш – 26,4 ц/га.
Анталиядә татар телен өйрәтү буенча дәресләр башларга ниятлиләр / "Анталия татарлары" төркеме вәкилләре курслар өчен махсус әдәбият сатып алганнар.
Казанда Садри Максуди һәйкәленә чәчәкләр салдылар / Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, Төркия Республикасы тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу катнашты.
Мәскәү татарлары Штабы Әгерҗедә мәдрәсә ача / Штаб лидеры Рөстәм Ямалиев татар авылларының киләчәге рухи кыйммәтләрнең үсешенә бәйле булуына ышануын әйтте.
Рөстәм Миңнеханов гольф буенча хәйрия турнирын ачты / Тантанада Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу, Россия Гольф ассоциациясе президенты Виктор Христенко катнашты.
Төркия татарлары Анталиядә беренче Сабан туен бер ай эчендә оештырган / Фәнис Зыялы Анталия Сабан туен төрекләргә таныту өчен оештырылганын әйтте.
Минтимер Шәймиев Төркия Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты / Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе кунакка «Яңарыш» фондының тарихи-мәдәни мирасны саклау проектларын тәкъдим итте.
Татарстанда томан төшүе ихтимал / Республика синопиклары һава шартлары бозылуы турында кисәтә.
Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова: Әтием белән соңгы саубуллашуымны әле дә хәтерлим / Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар.
Ирек Фәйзуллин: Татарстан йортларындагы җылыту системаларының 89,7 проценты әзер / Рөстәм Миңнеханов республика районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.
Ирада Әюпова Лаешта «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильм төшерү урынын карады / Декорацияләр төзелеше тәмамлана, 11 сентябрьдә төшерү эшләре планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз