ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төркия татарлары Анталиядә беренче Сабан туен бер ай эчендә оештырган

25 август 2018, 13:46

Төркия татарлары Анталиядә беренче Сабан туен бер ай эчендә оештырган Фәнис Зыялы Анталия Сабан туен төрекләргә таныту өчен оештырылганын әйтте.

(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Төркиянең Анталия шәһәрендә Сабан туе бер ай эчендә оештырылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Төркиядән килгән татарлар сөйләде.

Анталиянең Коньяалты районы хакимияте каршындагы шәһәр думасы чит ил гражданнары эшләре буенча совет рәисе Оксана Назарова барысы да Фейсбуктан башланганын әйтте. "Безгә Анталиядә беренче Сабан туен үткәрергә булыша алучылар булса, рәхим итегез дигәч, кайтавазлар булды. Сабан туе үткәрергә дигән фикерне ишетүгә, бөтен дөньяда уңай бәяләүчеләр, кайчан уздырырга җыенуыбыз турында сораша башладылар. Бер ай эчендә иницитивалы төркем җыелды. Берничә иганәче табылды. Аланиядә ял итүче артистлар йөгереп килде. Уфадан, Казаннан, Мәскәүдән артистлар бар иде.Шул рәвешле, Сабан туена 300 ләп кеше килде. Аланиядән дә, Кемердан да, Казан, Уфадан да килделәр. Яр Чаллыдан бер олырак кеше киләсе елга челләгә дә карамастан янә килергә теләвен әйтте. Беренче коймак төерле була диләр, ләкин без бик яхшы узды дип саныйбыз", - ди Оксана Назарова. Аның әйтүенчә, киләсе елда Анталиядә Сабан туен татар мәдәнияте көннәре белән туры китерергә җыеналар.

"Төркиядән зыялы катлам татарларга карата бик җылы мөнәсәбәттә. Ләкин гади халыкка килгәндә, Татарстан, Казан дисәң, Казахстанмы диләр. Безнең Сабан туе оештыру максаты да шул халык белән аралашу, төрекләргә үзебезне күрсәтү иде", - дип белдерде Анталиядә яшәүче хокук фәннәре кандидаты, адвокат, чыгышы белән Татарстанның Арча районыннан Фәнис Зыялы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10