ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәү татарлары Штабы Әгерҗедә мәдрәсә ача

25 август 2018, 11:29 , Фото: штаб татар Москвы

Мәскәү татарлары Штабы Әгерҗедә мәдрәсә ача Штаб лидеры Рөстәм Ямалиев татар авылларының киләчәге рухи кыйммәтләрнең үсешенә бәйле булуына ышануын әйтте.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Мәскәү татарларның Штабы Әгерҗе районының Красный Бор авылында үзләре шефлык иткән «Сәҗдә» мәчетендә кечкенә мәдрәсә төзиячәк. Бу турыда оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарлар Штабы лидеры Рөстәм Ямалиев оешма максатларының берсе – яшьләрне ислам кыйммәтләре белән тәрбияләү диде. Шуңа күрә мәчеттә мәдрәсә ачу планлаштырыла. Ямалиев сүзләренчә, ул зур балмаячак, әмма мәгърифәт чыганагы булачак. Шулай ук Штаб лидеры татар авылларының киләчәге рухи кыйммәтләрнең үсешенә бәйле булуына ышануын әйтте.

Алдан Татарстанның иң кечкенә мәчетләренең берсендә Мәсәкү татарлары Штабы ярдәмендә Корбан бәйрәменә багышланган чара узды. Авылда яшәүчеләр өчен бәйрәм өстәле әзерләнде һәм ислам кыйммәтләре турында вәгазь укыдылар. Шулай ук аз керемле гаиләләргә, инвалидларга һәм ветеранарга корбан ите таратылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10