news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Р.Миңнеханов Каенлыкта Сабан туен ачты, Сызраньда татар телен түләүсез өйрәтәләр, журналист Наил Алан туган авылында җирләнде.

Рөстәм Миңнеханов Каенлыкта Казан Сабан туен ачып җибәрде / "Быел Сабан туйлары Россиянең 58 өлкәсендә, 30 илдә үтәчәк", - диде Татарстан Президенты.

Васил Шәйхразиев Ык буе авыллары Сабан туена килүчеләрне бәйрәм белән котлады / ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Сабан туйны милли рух җәүһәре булганын билгеләп узды.

Казан Сабан туенда чил ил журналистларына милли биюләр, уеннар һәм ит ризыклары ошады / Футбол буенча Дөнья чемпионатын яктыртырга килгән журналистлар Казанның Каенлыкта узган Сабан туенда күңел ачты.

Татарстан Премьер-министры А.Песошин Чаллыда: Сабан туе – татар халкын берләштерү символы / Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе белән Автошәһәр җитәкчесе Сабан туенда бүрәнә кисү осталыгын күрсәтте.

Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була / Бүгенге Сабан туенда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсеннән 14 төбәк вәкилләре катнаша. 

Сызраньда татар телен түләүсез өйрәтәчәкләр / Сызрань татарлары милли-мәдәни мохтарияте татар теленнән түләүсез курслар буенча проект өчен 2 млн сумлык РФ Президенты грантын откан.

Ык буе авыллары Сабан туеның ат чабышы җиңүчеләре билгеле / Быел чабышта йөздән артык ат катнашты.

Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде / Туган авылында җирләнү аның васыяте булган.

Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты / Татарстан Президенты "хәләл" кебек продуктларны сертификацияләүгә җитдирәк карарга чакырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100