ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була

23 июнь 2018, 10:37 , Фото: Ләйлә Хәкимова

Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була Бүгенге Сабан туенда Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсеннән 14 төбәк вәкилләре катнаша.

(Азнакай, 23 июнь, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Ык елгасы буенда урашкан авылларының уртак Сабан туе киләсе елга Актаныш районында узачак. Бу турыда бүген Азнакай районында бара торган II Бөтенроссия "Ык буе авыллары Сабан туе" вакытында  “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов әйтте.

Бүгенге бәйрәмгә ТР Актаныш, Баулы, Минзәлә, Мөслим, Ютазы районнарыннан делегацияләр һәм Башкортстан республикасының Туймазы, Ярмәкәй, Шаран, Бакалы районнарыннан, шулай ук Оренбург өлкәсе Абдулино районыннан кунаклар килде.

"Татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабан туе. Бу бәйрәм бер-беребез белән якыннан танышу, дуслык җепләрен ныгыту өчен оештырыла. Дуслык һәм хезмәт тантанасы. Халкыбызның милли дөньясын, куңел байлыгын чагылдыра ул. Әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын искә алабыз. Электән үк Сабан туе төрле милләт вәкилләренә дусларча аралашу мөмкинлеге биргән", - дип сөйләде Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы эшмәкәре, “Россиянең татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов.

"Чараны үткәрергә "Татар авыллары" ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан һәм Башкортстан республикалары хакимиятләре зур булышлык күрсәтә. Алар ярдәме белән бәйрәм дәвамлы булыр дип ышанам", - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10