ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда 9нчы сыйныф укучыларының Төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре республиканыкыннан югары
Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевкә Александр Невский орденын тапшырды
Серпуховта биш яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар
“Таврида” форумында Башкортстанның ике вәкиле 100 һәм 200 меңлек грант алды
Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасында Казан каратистлары көмеш һәм бронза алды

Җәмгыять

Сызраньда татар телен түләүсез өйрәтәчәкләр

23 июнь 2018, 11:51 , Фото: архив/Рамиль Гали

Сызраньда татар телен түләүсез өйрәтәчәкләр Сызрань татарлары милли-мәдәни мохтарияте татар теленнән түләүсез курслар буенча проект өчен 2 млн сумлык РФ Президенты грантын откан.

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”). Сызраньда татар телен түләүсез өйрәтәчәкләр. Сызрань татарлары милли-мәдәни мохтарияте татар теленнән түләүсез курслар буенча проект өчен 2 млн сумлык РФ Президенты грантын откан. Бу турыда КТВ-Луч телекомпаниясе хәбәр итте.

Грант софинанслауны күз алдында тотып бирелә. Ул 500 мең сум чамасы түләнә. Татарлар мохтарияте өстәмә финанслауны иганәчеләр һәм партнерлар исәбенә җәлеп итәргә тиеш була.

"Кайбер килешүләр бар. Проект киң җәмәгатьчелек, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан хупланды", - дип сөйләгән Татарлар мохтарияте рәисе Ринад Шәрәфетдинов.

Акча интерактив такта, парталар дәреслекләр, шулай ук укытучыга түләү өчен тотылачак. Татар теле буенча түләүсез курслар Сызрань татарлары мохтарияте базасында узачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Беренче чиратта балаларны укытырга планлаштыралар. Өлкән гражданнарны укыту турындагы карар финанслар күләменә карап кабул ителәчәк.

  • Сызраньда 3 мең чамасы татар гаиләсе яши. Татар телен өйрәнергә теләк белдергән илледән артык гариза тапшырылган. Узган ел Сызрань татарлары мохтарияте татар теле буенча түләүсез курслар оештырып сынап караган, курсларга ихтыяҗ зур булган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10