news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

21 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"ТАТМЕДИА" матбугатка язылу акциясен башлап җибәрде, 29 октябрьдә комсомол оешуга 100 ел була, Лицей балы Ратушада уздырыла.

Татарстан Милли музеендагы яңа күргәзмә комсомол юбилеена багышлана/ 29 октябрьдә Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр берлеге оешуга 100 ел тула.

Киләсе яртыеллыкка “ТАТМЕДИА”ның өч басмасына язылып, телевизор отарга була/ Татарстан районнарында бүләк уйнату нәтиҗәләреннән тыш, бер төп җиңүче – газета-журналларга язылу бәясе иң зур суммада булган абунәче билгеләнә.



"Әдәби хәзинә" тапшыруының яңа чыгарылышы драматург Гафур Каюмов иҗатына багышлана/ Якташларының кадер-хөрмәтен үзе исән чакта ук тоеп яшәгән шәхес ул, диде тапшыруның мөхәррире Әлфирә Мәһдиева.



Казан Ратушасында быелгы Лицей балы Лев Толстойның 190 еллыгына багышлана/ Лицей балының икенче бүлегендә һәр елны үткәрелеп килә торган “Бал королевасы” конкурсы үтә.



Иртәгә Татарстанда томан көтелә/ Синоптиклар республикада төнлә кырау булу ихтималын да әйтә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100