ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда томан көтелә

21 октябрь 2018, 14:28 , Фото: архив/Михаил Захаров

Иртәгә Татарстанда томан көтелә
 
Синоптиклар республикада төнлә кырау булу ихтималын да әйтә.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 22 октябрьдә, Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән кабат томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстан синоптиклары фаразлары буенча, төбәктә явым-төшем булу ихтималы аз.

Шул ук вакытта республикада кырау булуы мөмкин: өч градуска кадәр салкын булачак. Көндез һава температурасы 4–9 градус җылы булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10