ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан Ратушасында быелгы Лицей балы Лев Толстойның 190 еллыгына багышлана

21 октябрь 2018, 11:17 , Фото: архив/Михаил Захаров

Казан Ратушасында быелгы Лицей балы Лев Толстойның 190 еллыгына багышлана Лицей балының икенче бүлегендә һәр елны үткәрелеп килә торган “Бал королевасы” конкурсы үтә.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). 22 октябрь көнне Казан Ратушасында КФУның Николай Лобачевский исемендәге лицее Лев Толстойның тууына 190 ел булуга багышлап Лицей балы уздыра. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә 2018 ел республикада Лев Толстой елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан быел Лицей бәйрәме дә классикның тууына 190 ел тулуга багышлана. Бал укучыларны Россия мәдәниятенең традицион кыйммәтләренә якынайту, үзләрен Толстойның әдәби әсәрләре геройлары итеп тою максатыннан үткәрелә.

Лев Толстой иҗатында бал темасы сайлап алынган. Бәйрәмдә 6-8нче һәм 9-11нче сыйныф укучылары лицейда беренче чирек дәвамында хореография дәресләрендә өйрәнгән XIX гасыр балы биюләрен – полонез, мазурка, вальс, контрданс бииләр. Биюләр театральләшкән чыгышлар белән чиратлаша.

Толстойның “Анна Каренина”, “Сугыш һәм солых” романнарыннан өзекләр күрсәтеләчәк. Шулай ук биюләр һәм театральләшкән тамаша арасында лицейның “Лимонад” ансамбле рус романсларын башкарачак.

Лицей балының икенче бүлегендә һәр елны үткәрелеп килә торган “Бал королевасы” конкурсы үтә. Бу исемне яулау өчен 11нче сыйныфта укучы дүрт кыз сәләтләрен күрсәтәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10