news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2023 елда эшләми торган пенсионерларның пенсиясе инфляциядән артыграк индексацияләнәчәк

20230 елда эшләми торган пенсионерларның пенсиясе күләмен инфляциядән 2,6 процент пунктына артыграк итеп индексациялиләр. Бу турыда Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгының урынбасары Андрей Пудов әйткән. РИА Новости шул хакта яза.

«Бюджетның формалаштырылган чыгымнары 2023 елның 1 гыйнварыннан һәм 2024 елда эшләми торган пенсионерларның иминият пенсиясен уртача 1 мең сумга арттырырга мөмкинлек бирә. Бу 2022 елның 1 июнендә индексацияләүне исәпкә алып, пенсиянең инфляция дәрәҗәсеннән зуррак күләмдә артуын тэмин итә. Нәтиҗәдә тулы индексация инфляциядән 2,6 процент пунктына артыграк була», – дигән ул Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты утырышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot