news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 19 мең сумнан артып киткән

Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме, уздырылган индексацияләрне исәпкә алып, 19 мең сумнан артып киткән. Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Быел берничә индексация үткәрелде. 2022 елның гыйнварыннан якынча 900 мең эшләмәүче пенсионерның иминият пенсияләре 5,9 процентка арткан, аннары өстәмә рәвештә 8,6 процентка кадәр индексацияләнгән. Бу күрсәткеч 2021 елда бәяләр арту индексыннан югарырак. Июнь аеннан барлык пенсия төрләре дә өстәмә рәвештә 10 процентка арттырылды. Нәтиҗәдә, Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 19 мең сумнан артып китте», – дип билгеләп үтте төбәкнең Пенсия фонды җитәкчесе.

Моннан тыш, социаль пенсияләр дә апрельдән 8,6 процентка, июньнән 10 процентка арттырылды. Август аенда, эш бирүчеләр күчерә торган иминият взносларын исәпкә алып, якынча 270 мең эшләүче пенсионерның пенсияләренә төзәтмәләр кертелгән.

Бүгенге көндә Татарстанда 1,1 миллион пенсия алучы исәпләнә, шуларның 80 проценттан артыгы – гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җиткән өлкәннәр. Ел башыннан бирле республика гражданнары өчен пенсия түләүләренә 156 миллиард сум акча юнәлдерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100