news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән, В.Шәйхразиев Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасына төзәтмәләр кертте.

Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды / Татарстан Президенты футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң шәһәр кунакларының кабат Казанга килүен теләгән. 

"Сәләт - Тел" җәйге аланында ял итүче балалар телләр белүнең әһәмиятен аңлата / Татар һәм рус телләре - Татарстанның дәүләт телләре, без аларны әйбәт белергә тиеш, ди балалар.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада изобутилен җитештерү предприятиесен ачуда катнашты / Предприятие елына 160 мең тонна изобутилен җитештерү куәтенә ия, биредә 68 яңа эш урыны булдырылган.

"Челны-мясо" сатуга "хәләл" этикеткасы белән дуңгыз ите чыгарган / "Татар-информ" шалтыратканнан соң, итнең сатудан алыначагын әйттеләр.

Васил Шәйхразиев соңгы айда чит илләргә сәфәрләрен туктатуның сәбәбен аңлатты / Бу Татарстанда һәм Россия шәһәрләрендә күп чараларга әзерлек уздыру һәм шуларда катнашу белән бәйле, диде Милли Шура рәисе.

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән / Бүген “Туган телем” видеоролигы социаль челтәрләрдә таралды.

Продюсер Миләүшә Айтуганова ике хатынлылык темасына фильм төшерергә җыена / «Татаркино» Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» әсәре мотивлары буенча фильмга кастинг уздыра.

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Казан Кремле / Чемпионат чорында музей-тыюлык территориясендә музыкаль фестивальләр һәм күргәзмәләр узачак.

Татарстан митрополиты мөфти белән бәхәсләшер темалары юклыгын әйтте / Камил хәзрәт Сәмигуллин белән миннән башка да бәхәсләшүчеләр күп, ди Феофон атакай.

Табиблар мәктәпне тәмамлаучылар арасында иң еш очрый торган авыруларны атады / 10-11 сыйныф укучыларында нерв системасы һәм терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемалар барлыкка килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100