ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды

20 июнь 2018, 13:03 , Фото: соцсети

Рөстәм Миңнеханов “Казан футбол белән яши” ролигын интернетка куйды Татарстан Президенты футбол буенча Дөнья чемпионатыннан соң, шәһәр кунакларының кабат Казанга килүен теләгән.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы футбол буенча Дөнья чемпионатына багышланган “Казан футбол белән яши” ролигын инстаграмга куйды.

“Мин барыбызга да матур футбол уены телим, вакытыгызны күңелле үткәрегез. Казанның сезгә ошавын һәм яңадан да бирегә килүегезне телим!”, - дигән Татарстан Президенты.

  • Казанга барлык илләрдән 56 мең футбол сөюче килде. Татарстан башкаласының җанатарлар фестивалендә 150 мең чамасы шәһәр халкы һәм читтән килгән кунак булды, диелгән видеороликта. 
 

Казань живет футболом!

Публикация от Рустам Минниханов (@rusminnikhanov)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10