ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Мәдәният

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән

20 июнь 2018, 13:43 , Фото: скриншот

Татар эстрада җырчылары туган телгә багышлап клип төшергән Бүген “Туган телем” видеоролигы социаль челтәрләрдә таралды.

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татар эстрада җырчылары татар теленең туган тел булуына басым ясап клип төшерделәр. Бүген “Туган телем” видеоролигы социаль челтәрләрдә таралды.

Венера Ганиева җитәкчелегендәге артистлар төркеме Разил Вәлиев шигыренә Эльмир Низамов язган яңа җырны башкардылар. Клипның режиссеры – Тимур Шәйхетдинов.

Видеоролик татар эстрадасы клипларында кулланылган стандартлар буенча төшерелгән: җырчыларның һәрберсе җырның берәр юлын җырлый һәм соңыннан бөтенесе тезелеп басып шул ук сүзләрне бергәләп кабатлыйлар.

Клип татар шәхесләренең һәйкәлләре төшерелгән кадрлар белән башлана: җәлилчеләр, Салих Сәйдәшев, Һади Такташ, Кол Гали, Әсгать Галимҗанов, Муса Җәлил. Җырны “Туган телдә тарих хәтере бар”, дип Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева башлап җибәрә. Аңа Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Айдар Галимов, Илгиз Шәйхразиев, Мөнир Рахмаев, Асаф Вәлиев һәм башкалар кушыла.

Клипта Казанның матур архитектуралы биналары күренә. Клипта мәктәп, класс, бәхетле балалар, “Әлифба” кадрлары да бар. Җырның финалы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында орган фонында төшерелгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10