news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанда барлыгы 1706 сайлау участогы эшләде, ата-аналар татар телен укытуны сорап гариза яза, мөселман хатын-кызлары өчен хәләл ярминкә узды.

Казан мәктәпләрендә ата-аналар татар телен укытуны сорап гариза яза/ "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының "Адымнар" тапшыруында башкаланың 34 нче мәктәбе мисалы күрсәтелде.

Татарстанда көндезге 12гә референдумда катнашучылар саны 36 процент тәшкил итте/ Татарстанда барлыгы 1706 сайлау участогы эшләде.

Альбина Шаһиморатова: Казанга милли моңны сагынып кайтам/ Татар халкының җырларын тыңлап, җырлап үстем, чит илләрдә миңа үз моңыбыз җитми, ди дөньякүләм опера җырчысы.

Татар теле укытучыларына куркып калмыйча, җиң сызганып эшләргә кирәк – Гөлнур Габдуллина/ Күп профильле полилингваль гимназиянең милли эшләр буенча директор урынбасары Гөлнур Габдуллина укытучыларны куркып калмаска, эшне дәвам итәргә өнди.

Казанда мөселман хатын-кызлары өчен хәләл ярминкә узды/ Хәләл ярминкәдә барлыгы 32 оешма үз товарын тәкъдим итте.

Татар теле курсларына йөрергә 930 кеше теләк белдерде - Әлфия Йосыпова/ КФУның татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры "Адымнар" тапшыруында шулай дип белдерде.

Татар телен укытуны сорап, кабат гариза яздык - рус милләтеннән булган ана/ "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруында татар теле мәсьәләсе күтәрелде.

It-программалар, кызыклы өй эшләре – “Акыл фабрикасы”ннан татар теле дәресләренә яңа караш/ “Татарча мәгариф: яңа караш” темасына чираттагы "Акыл фабрикасы" мәктәбендә татар теле дәресләренә яңа укыту методикаларын тәкъдим иттеләр. 

Милли университет – хыял, әмма чынга ашмаслык түгел - профессор Әлфрид Бустанов/ Казанда “Акыл фабрикасы” кысаларында “Милли университет: хыяллар, чынбарлык, концепция” темасына стратегик сессия узды.

Казанда Әнвәр Шаһиморатов җырларыннан торган концерт булды/ Җыр – гомер юлдашым, ди Альбина Шаһиморатованың әтисе, һәвәскәр композитор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100