ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда "Татарстанның спорт өметләре" премиясен тапшыру тантанасы узды
Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән
Казан Кыш бабайлары һәм Кар кызлары үз хезмәтләренә бәяне арттырган
Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан
Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Татар телен укытуны сорап, кабат гариза яздык - рус милләтеннән булган ана

19 ноябрь 2017, 14:43

Татар телен укытуны сорап, кабат гариза яздык - рус милләтеннән булган ана "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруында татар теле мәсьәләсе күтәрелде.

(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бер ай элек татар теле дәресләреннән баш тартып, рус телен укытуны сорап мөрәҗәгать иткән ата-аналар мәктәпләргә кабат гариза тотып килә башлаган. Бу юлы татар теле дәресләрен яңадан кайтаруны сорап. "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "Адымнар" тапшыруына интервью биргән Светлана Комарова да шундыйлардан. Аның кызы Мария хәзер 2 нче сыйныфта белем ала һәм татар телен өйрәнү теләген белдергән.

"Татар телен укытмаячакларын белүгә Маша бик борчылды, чөнки ул балалар бакчасыннан бирле татар телен ярата. Ул өйгә кайтып, нинди яңа сүзләр өйрәнгәнен сөйли иде. Кызымның теләген истә тотып, татар телен укытуны сорап, кабат гариза яздык", - диде ул.

Катнаш гаилә вәкиле Гөлзидә Воронова исә мәктәпләрдә татар телен бетерерләр дип уйламавын белдерде.

"Ана теле буларак, балам өчен мин рус телен сайлаган идем. Татар теле дәресләре бетүен белгәч, мин үз фикеремне үзгәрттем", - диде ул тапшыруда.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр