Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
18 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Минималь хезмәт хакы 10 мең 126 сум күләмендә билгеләнде, “Кол Гали” кунакханәсен 2018 елның уртасында тапшырачаклар, Урыссуда яңа гимназия ачылачак.
Болгарда “Кол Гали” кунакханәсен 2018 елның урталарында тапшырачаклар/ “Быел Болгар һәм Зөядә без гадәттәгечә киеренке ритмда эшләргә һәм бу программаны матур төгәлләргә тиеш”, - дип җиткерде М.Шәймиев.
Архивка генеалогия буенча мөрәҗәгать итүчеләр арткан/ Нәсел тарихын өйрәнү гадиләшә, ди баш архивист Ирада Әюпова.
Татарстанда минималь хезмәт хакы аена 10 мең 126 сум күләмендә билгеләнде/ Республикада беренче тапкыр минималь хезмәт хакы минималь куллану бюджетына тигезләшә, дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры.
Экология министры Бөтенроссия экологик белем бирү үзәген Казанда ачарга тәкъдим итте/ Татарстанда киләсе уку елында барлык район һәм шәһәрләрдә экология сыйныфлары ачылачак, диде Фәрит Абдулганиев.
Гер күтәрүдә дөнья чемпионы Газинур Фәттахов яткан килеш 150 килограммлы штанганы этәрә/ Әлки районы спортчысы икенче ел рәттән дөнья күләмендә көчле булуын раслый.
Тамашачы Әлмәт театрының үсмерләр репертуарын үзе сайлый/ Кызыл, сары, яшел кәгазь карточкалар белән тавыш биреп, тамашачы эскизның язмышын хәл итәчәк.
Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты/ Казахстанда һәлакәткә очраган автобус пассажирлары - Үзбәкстан гражданнары - Самарага килергә тиеш булган, ди Абдуманоб Абдусаттаров.
Урыссуда февраль аенда яңа гимназия ачыла/ Районда соңгы тапкыр яңа мәктәп моннан 16 ел элек – 2001 елда Кече Урыссуда ачылган.
Татарстан Президенты Казахстанның Кызылорда өлкәсе белән перспективаларны билгеләде/ Рөстәм Миңнеханов төп юнәлешләр итеп, мәгариф, мәдәният, туризм, күргәзмәләр оештыру эшендә тәҗрибә алышуны атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз