ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Хәвеф-хәтәр

Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты

18 гыйнвар 2018, 15:57 , Фото: пресс-служба КЧС Казахстана, uzb.addnt.ru

Үзбәкстан диаспорасы 52 кеше янган автобусның Казанга килергә тиеш булуын кире какты Казахстанда һәлакәткә очраган автобус пассажирлары - Үзбәкстан гражданнары - Самарага килергә тиеш булган, ди Абдуманоб Абдусаттаров.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Казахстанда һәлакәткә очраган автобус пассажирлары - Үзбәкстан гражданнары - Самарага килергә тиеш булган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә үзбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Абдуманоб Абдусаттаров хәбәр итте.

Искәртеп үтик, бүген Казахстанның Актүбә өлкәсендә Самара-Шымкент юлында 57 кеше булган автобуска ут капкан. Биш кеше, шул исәптән автобусның ике йөртүчесе автобустан чыга алган. Ишекләр бикләнеп калу сәбәпле, 52 кеше һәлак булган. Һәлак булучылар - Үзбәкстан кешеләре. Фаҗига сәбәбе - кыска ялганыш дип уйланыла. Массакүләм мәгълүмат чараларында автобус пассажирлары Казанга килергә тиеш булган дигән хәбәр таралды.

Встреча

Абдуманоб Абдусаттаров Үзбәкстанга пассажирлар ташу компания белән сылтама белән автобусның Казахстанда теркәлгән булганлыгын, йөртүчеләренең дә Казахстан гражданнары булуын әйтте. Ул пассажирлар Казанга килергә җыенган дигән мәгълүматны кире какты. Шулай ук Татарстанда яшәгән Үзбәкстан гражданнары да бу фаҗигадә туганнары булуы хакында хәбәр бирмәгән.

"Безнең кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез. Әлегә андый мөрәҗәгать булмады. Билгеле, без бу хәбәрне бик борчылып кабул иттек. Һәлак булучыларның рухына дога кылабыз, аларның туганнарына җиңеллек килсен дип телибез", - диде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр