ҺАВА ТОРЫШЫ -20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
24 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Лениногорскида укучы баланы бәрдергәннәр
"Казан" агросәнәгать паркы 2017 елгы эшчәнлегенә Президент каршында хисап тотты
Күренекле режиссерлар Тумашевларны Балтач районы Нөнәгәр авылында зурлап искә алдылар
Кыргызстан халкы төрек телендәге китаплар һәм газеталар белән кызыксына

Икътисад

Татарстан Президенты Казахстанның Кызылорда өлкәсе белән перспективаларны билгеләде

18 гыйнвар 2018, 19:30 , Фото: president.tatarstan.ru

Татарстан Президенты Казахстанның Кызылорда өлкәсе белән перспективаларны билгеләде Рөстәм Миңнеханов төп юнәлешләр итеп, мәгариф, мәдәният, туризм, күргәзмәләр оештыру эшендә тәҗрибә алышуны атады.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Казахстан Республикасы Кызылорда өлкәсенең мөмкинлекләре зур, шунлыктан Татарстан җитәкчелеге әлеге төбәк белән хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксына. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә өлкә хакиме Крымбек Кушербаев җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы Кызылорда өлкәсе делегациясе белән очрашуда җиткерде.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с делегацией Кызылординской области. Фото: Михаил Фролов

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Казахстанда булган фаҗига белән бәйле кайгы уртаклашуын белдерде.

Аннан Татарстан Президенты республиканың Казахстан белән актив хезмәттәшлеген билгеләп үтте. “Безнең мөнәсәбәтләр дустанә. Казахстанның безнең республикадагы сәүдә-икътисади эре партнерларының берсе булуы сөендерә”, - диде ул һәм Казахстанда Татарстанның эре компанияләренең уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Казанда Казахстан Республикасы Генераль консуллыгы эшли, Казан – Алма Ата маршруты буенча даими рейслар башкарыла.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с делегацией Кызылординской области. Фото: Михаил Фролов

Республика лидеры Казахстан белән генә түгел, аерым алганда, Кызылорда өлкәсе белән дә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен мөмкинлекләр зур булуын билгеләп үтте.

Татарстан һәм Кызылорда өлкәсе хезмәттәшлегенең перспективалы юнәлешләре итеп, Татарстан Президенты мәгариф, мәдәният, туризм, бизнесны үстерү мәсьәләләре, мәгълүмати технологияләр, инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек, күргәзмәләр оештыру эшендә тәҗрибә алышуны атады.
Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с делегацией Кызылординской области. Фото: Михаил Фролов
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр