news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

17 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Интертат" сайтына аңлатмалы, этимологик сүзлекләр урнаштырылды, Керчьта һәлак булганнар истәлегенә Ленин бакчасына чәчәкләр алып килделәр.

Казанда яшәүчеләр Ленин бакчасына Керчьта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр алып килә / Керчь политехника көллиятендә теракт аркасында 19 кеше үлгән һәм тагын 52 кеше яраланган.

Рөстәм Миңнеханов: Хәзер безгә фин бизнесы керү өчен аеруча кулай вакыт / Татарстан Президенты фикеренчә, Татарстан һәм Финляндиянең бик күп өлкәләрдә үзара багланышларын киңәйтергә мөмкинлекләре бар.

"Интертат" сайтына аңлатмалы, этимологик һәм башка сүзлекләр урнаштырылды / Тел, әдәбият һәм сәнгать институты төзегән сүзлекләр фонды барлыгы 13 сүзлекне берләштерә.

"Иблис" спектакле аша танылган Рөстәм Зиннуров Хөкүмәт грантын алучылар исемлегенә кергән / Иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләренә тапшырыла торган Татарстан Хөкүмәте грантына ия булучылар исемлеге билгеле.

КФУ эксперты: Казанда аномаль җылы һава торышы 25 октябрьгә кадәр саклана / Казан университеты профессоры Татарстанда 21 октябрьгә кадәр явым-төшем күзәтелми, дип җиткерә.

Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган флешмобка Газинур Фарукшин кушылды / Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

“Татар радиосы” җитәкчелеге үз концертларын яңа татар эстрадасының бер чагылышы дип саный / “Татар радиосы” хитларыннан торган җанлы концертны оештыручылар “Татар-информ”да журналистлар белән очрашты.

“Татарча диктант”ны "Татар-информ" сайты аша онлайн язып булачак / Диктант текстын танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова укыячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100