ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда яшәүчеләр Ленин бакчасына Керчьта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр алып килә

17 октябрь 2018, 19:28 , Фото: kzn.ru

Казанда яшәүчеләр Ленин бакчасына Керчьта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр алып килә Керчь политехника көллиятендә теракт аркасында 19 кеше үлгән һәм тагын 52 кеше яраланган.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Казанда яшәүчеләр Ленин бакчасындагы мемориалга Керчьта теракт корбаннары истәлегенә чәчәкләр куя һәм шәмнәр яндыра башлады. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нигездә бирегә Керчьтагы фаҗигага битараф кала алмаган студентлар килгән. Алар фаҗига корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алды.

  • Бүген Керчь политехника көллиятендә кулдан ясалган җайланма шартлаган. Керчь Бердәм кизү-диспетчер хезмәте мәгълүматлары буенча 19 кеше һәлак булган. 52 кешене хастаханәгә озатканнар. Зыян күрүчеләрнең күбесе яшүсмерләр.

Россия Тикшерү комитеты “Террорчылык акты” маддәсе буенча ачкан җинаять эшен “Ике яки аннан да күбрәк кешене гомумкуркыныч ысул белән үтерү” маддәсенә алмаштырды.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10