ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Хәзер безгә фин бизнесы керү өчен аеруча кулай вакыт

17 октябрь 2018, 16:55 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Хәзер безгә фин бизнесы керү өчен аеруча кулай вакыт Татарстан Президенты фикеренчә, Татарстан һәм Финляндиянең бик күп өлкәләрдә үзара багланышларын киңәйтергә мөмкинлекләре бар.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хәзер республикага фин бизнесы керү өчен аеруча кулай чор. Бу хакта ул бүген Казанның “Корстон” комплексында “Finnish Business goes Kazan 2018” эшлекле форумында әйтте.

”Без Финляндия белән элемтәләр киңәячәгенә шат булачакбыз. Финляндия - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Финляндия һәм Татарстанның үзара товар әйләнеше былтыр 50 процентка арткан. Быел беренче яртыеллык әлегә бик үк позитив түгел, эшлекле формунан соң вазгыять үзгәрер дим уйлыйм”, - диде Президент.

Ул быел декабрь башында Татарстан делегациясенең Хельсинкига барырга җыенуын әйтте. Аның сүзләренчә, анда рәсми һәм эшлекле очрашулар үткәрү нияте бар. Рөстәм Миңнеханов 2010 елда Финляндия җитәкчелегенең безнең республикага визиты үзара хезмәттәшлеккә ныклы күпер салганын билгеләп узды. 20 еллап Финляндиядә безнең республика вәкиллеге эшләгәнен, төрле елларда Финляндиядән Татарстанга хакимият вәкилләре, бизнес-делегацияләр килгәнен искәртте. “Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча эшче төркем гамәлдә. Чираттагы утырыш Хельсинкида быел декабрьдә көтелә”, - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, берничә фин компаниясе Татарстанда әһәмиятле социаль-икътисади проектларны гамәлгә ашырырга булыша. “Әйтик, "ЮИТ" компаниясе югары сыйфатлы торак йортлар һәм объектлар төзи, иң заманча материаллар, технологияләрне кулланалар. "Хухтамаки" оешмасы «Алабуга» икътисади зонасында бер тапкыр яраклы савыт-саба җитештерә. Казанда виза үзәге дә эшли. Безнең башкалалар арасында туры авиарейслар гамәлдә. Дөрес¸җәйге вакытта гына, ләкин мин пассажирлар саны артып, рейслар ел әйләнә гамәлдә булыр дип ышанам. Даими рәвештә Татарстан-Финляндия бизнес-форумнары үткәрелә. Татарстанның сезнең өчен кызыклылыгы һаман арта. Финляндиянең татар җәмәгатьчелеге белән дә актив хезмәттәшлектә. Без гел очрашып торырга тырышабыз”, - дип сөйләде ул.

Президент узган вакыт эчендә ике як өчен дә отышлы булган күп эшләр башкарылганын билгеләп үтте. “Сәнәгатьне модернизацияләү, инфокоммуникацион технологияләр, энергетика, машина төзү, җитештерү процесслары автоматизациясе, төзелеш, агач эшкәртү, транспорт, логистика, медицина, экология, чүп эшкәртү, фән һәм мәгариф өлкәләрендә үзара хезмәттәшлекне киңәйтергә җирлек бар. Инновацияләр өлкәсендә багланышларны киңәйтү юлларын эзләячәкбез”, - диде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе булуын, агросәнәгать комплексы да бездә шактый югары үсеш алганына игътибарны юнәлтте. “Нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина, вертолетлар җитештерү, электрон җиһазлар, оптика кластеры бездә куәтле. Иң мөһиме – безнең сәнәгать продуциясенең яртысыннан артыгы экспортка җибәрелә”, - дип әйтте.

Президент республикада яңа технологияләргә игътибар бирелүен билгеләп узды. Казанда 2013 елда җәйге Универсиада, 2015 елда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, быел футбол буенча ФИФА чемпионаты узганын искәртте. “Киләсе ел безнең өчен әһәмиятле ел: Казанда эшче һөнәрләр буенча чемпионат үтәчәк. Без фин вәкилләре үз осталыгын күрсәтеп, призлы урыннар яуласа, ихлас шат булачакбыз. Без фин компанияләренең Россиядә эшләр өчен Татарстанны сайлауларын телибез. Татарстан бизнес төпләнү өчен барлык мөмкинлекләр бар”, - диде. Моның өчен махсус зоналар, технопарклар да җитәрлек булуын әйтте.

“Хәзер безгә фин бизнесы керү өчен аеруча кулай вакыт дип саныйм”, - дип төгәлләде Рөстәм Миңнеханов чыгышын һәм хезмәттәшлеккә чакырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10